Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тырышлыгын күреп, өр-яңа медпункт салып биргәннәр

Люзия апа турында яза башлаганда, үзенең эшен, халкын сөюче, белемле, асыл зат дип әйтү бер дә арттыру булмас.

Люзия апа Хантимерова - Кайбыч районы Мөрәле авылы кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Яшел Үзәннең медицина училищесына укырга керә.
Шушы һөнәрен сайлавы да тикмәгә түгел аның, чөнки әтисе Кашшаф абый сугыштан бер кулын югалтып кайта. Аңа ничек тә ярдәм итү теләге Люзия апада бу һөнәргә кызыксыну уята. Ул училищеда яхшы укый, бер үк вакытта табиблар белән киңәшеп, әтисенә ярдәм итә. Училищеда студент елларында төрле кичәләрдә, семинарларда катнаша, уку йортының алдынгы укучысы була.
Медицина училищесыннан соң Арча районы Зур Пошалым авылында эшли. Авылда медицина пункты кечкенә генә бер өйдә була. Яшь белгеч, үз эшен яхшы белүче, белемле тырыш кызны колхоз җитәкчеләре дә, авыл халкы да тиз арада күреп, үз итә, хәтта яңа медпункт та салып бирәләр. Яшьләр белән клубларда спектакльләр куеп, медицина темасына лекцияләр укып, авыл халкы арасында зур хөрмәт казана. Бу вакытта әтисе, сугышта алган яраларына түзә алмыйча, гүр иясе була.
Арча якларында өч ел эшләгәннән соң, әнисенә якынрак булу өчен, Рус Әҗәленә медпункт мөдире булып кайта. Яңа урында да тиз арада зур абруй казана ул. Ул вакытта авылларда трахома, үпкә авырулары белән авыручылар күп була. Яшь медик, һәр өй саен йөреп, авыруларны ачыклый, кирәкле прививкалар ясап, ярдәм итә. Күп кешене үлем тырнагыннан алып кала. Белемле яшь кызның тырышлыгын күреп, авыл Советына депутат итеп сайлыйлар.
Менә шушы яшь, чибәр, белемле медикны Татар Наратлысы авылының чибәр егете Зәхибулла тиз арада күреп, кәләш итеп үзенә алып кайта.

Мөслимә Таһирова.
Рус Әҗәле

Язманың тулырак вариантын газетаның 61нче саныннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X