Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тырыш кешеләр булганда авыл да яши

Тырыш кешеләргә карыйм да алардан үрнәк алыр­га тырышам. Менә шулай, Норлат авылында яшәүче Ләлә Хаҗипова - шундыйларның берсе. Ул тотынган эшен җиренә җиткермичә калдырмый. Мин аның 6 ел элек ачкан һәм хәзер дә уңышлы эшләп килгән балалар лагере турында язасым килә.

Мондый лагерь республикада «Балалар ялы» республика программасы буенча ачылган бердәнбер дип әйтсәк тә, ялгыш булмас. Бу лагерьның авыл җирендә ачылуының да үзенчәлеге бар. Беренче чиратта, балаларны авылга якынайту, андагы тормыш белән таныштыру. Шуңа күрә балалар лагерьга килеп урнашуга, аларны авыл белән таныштыра башлыйлар, кыр-басуларны, игеннең ничек игелүен күрсәтәләр. Пекарняда икмәкнең ничек пешерелүен дә күреп чыгалар. Аннан соң аларның маршруты Ислам авылында дәвам итә. Анда Изгеләр чишмәсендә балалар тагын ял итә, даганнарда атына. Олы Ачасыр авылындагы Каюм Насыйри музеена да сәяхәт кылалар. Анда барысын да үз куллары белән тотып, йон эрләп, чүәкләр киеп карыйлар. Кыскасы, балаларга чын авыл тормышында яшәп, барысын да үз куллары белән тотып, эшләп, өйрәнеп карарга мөмкинлек бирелә. Алай гына түгел әле, Ләлә Хаҗипова тирә-юньдә яшәүче өлкәннәрне дә кунакка чакыра һәм алар балалар белән бергә татар халкының гореф-гадәтләре сакланган уеннар уйнала (балдак салыш, йон эрләү, бәетләр әйтү).

Алия Сабанчеева.
Норлат

Тулырак - газетабызның 68нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев