Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Турыдан-туры» түләүләргә нәрсә комачаулый?

Бу җәйдә Татарстанда РФ Социаль иминиятләштерү фондының «Турыдан-туры» түләүләр дигән пилот проекты гамәлгә ашырыла башлады.

Ягъни, пособиеләрне хезмәткәрләргә эш бирүче түгел, ә фондның филиаллары турыдан-туры исәпли һәм түли. Акча исәп-хисап счетына яки почта аша җибәрелә. Әлеге проект республикада инде ике ай эшләде. Шулай булуга карамастан, ни өчен соң декрет һәм больничный акчасын вакытында ала алмаудан канәгать булмаучылар саны көннән-көн арта.
- Әй, безнең өчен проект яңа, инде 10лап регион да аннан файдалана. Шулай да аңлашмаучылыклар чыгып тора. Безнең фонд 20 ел бер механизм буенча эшләде һәм шуңа барыбыз да күнегеп беткән идек инде. Ә чынлыкта исә бернинди дә авырлык юк. Хәзер иң күп моң-зар, ул да булса, эшчеләргә түләүләр килмәү. Бу проблеманы анализладык һәм 100 процент очракта да безгә предприятиеләр хезмәткәрләре турында дөрес булмаган мәгълүмат җибәрә. Шуңа да акча үз хуҗасын таба алмый. Еш кына реквизитлар дөрес күрсәтелми һәм акча безгә кире әйләнеп кайта. Эш бирүче белән яңадан элемтәгә кереп, дөрес мәгълүмат җибәрергә кушабыз. Ә бу тагын күпме вакытны ала. Хезмәткәр үз акчасын 15 көн эчендә алырга тиеш. Хата киткән очракта вакыт уза, нәтиҗәдә пособие акчасы вакытында түләнми. Нигездә, зарланулар декрет ялында утыручылардан килә. Барысы да җайланыр, бары эш бирүчеләргә, хисапчыларга игътибарлы булырга кирәк, - дип сөйли Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча идарәчесе Рамил Гайззәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев