Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Турнирда җиңүчеләрне Актаныш көтә

Газета призын отарга яшүсмерләр бөтен көчләрен биреп көрәште. Бу турнирны шуның өчен яшь спортчылар ел саен көтеп ала да инде. Быел ул унсигезенче тапкыр уздырылып, традициягә әйләнүен тагын бер тапкыр раслады.

Әгәр дә газетабыз нәшер ителә башлауга быел 20 ел тулуын исәпкә алсак, шушы ярыш­ларда шактый гына спортчы тәрбияләнеп, кайберләре спорт юлына кереп китте. Быелгы ярыш шәһәрнең 5нче гимназиясе спорт залында булды. Аны, гадәттәгечә, бәйрәмчә итеп тантаналы ачып җибәрделәр. Милли көрәш сөючеләрне котларга дип район хакимияте вәкилләре дә, спорт осталары һәм кунаклар да килгән иде.
Ике келәмдә барган ярыш­ларны җитди хөкемдарлар бәяләп торды, ялгышларга һәм ялганлау­ларга юл куелмады. Бу ярышта шәһәр спорт көрәше мәктәбендә шөгыльләнүчеләрдән тыш, аның авыллардагы филиалларыннан да яшьләр килгән иде. Апас көрәшчеләрен дә чакырганнар бу юлы. Көчләрне сынап карау шулай ук кирәкле эш.
- III урынны алырга хыялланам, - ди уен башланганчы ук гимназиядә укучы һәм әле бу спорт төре белән бер ай гына шөгыльләнүче Тимерлан Гайфуллин. Аның бу беренче генә ярышы һәм бер ай гына шөгыльләнүе дә аны куркытмый. Әлегә ул ашыгып фикер йөртә. Ярышучылар арасында күптән түгел Алабугада республика спартакиадасында катнашып чемпион булганнар да, шундый күләмле ярышларда чыныгу алганнар да бар.
- Бүгенге ярышта бездән 13 көрәшче катнаша, - дип сөйли Олы Карагуҗадан тренер-укытучы Илшат Камалиев. - Өч җиңел автомобильгә утыр­тып алып килдек. Транспорт мәсьәләсендә шулай кыен, үзебезгә эзләп табарга кирәк. Гомумән, проблемалар бик күп, аеруча ярышларга йөртүгә кагыла алар. Күптән түгел Алабугага да шулай бардык. Анда, республика спартакиадасында Булат Бикмуллин - IV, Фәнис Гайнанов V урынны алды. Яшьләрне үстерү өчен ярышларда да катнашмыйча булмый.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 28нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X