Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тукай – Мулла Илендә

Габдулла Тукай белән якыннан аралашу бәхетенә ирешкән зыялылар арасында Мулла Иле кешесе Гыйззәтулла Хәйрулла улы Галиәкбәров (1885-1911) та бар.


Галиәкбәров 1885 елда Мулла Илендә туган, авылның мулласы Вәлихәйдәр хәзрәт Котлыәхмәтовтан төпле белем алган. Бу хәзрәтнең биографиясе мәшһүр галимебез Шиһабетдин Мәрҗани белән бәйле. Яшь чагында ул Казанда Мәрҗани мәдрәсәсендә укыган, Мәрҗанинең иң яраткан шәкерте булган. Укып бетергәч, 1874 елда Мәрҗани аны мулла итеп Мулла Иле мәчетенә җибәргән. Бу мәчет Мәрҗани кушуы буенча Казанның атаклы сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Казаков тарафыннан әле 1873 елда гына төзелеп беткән була. Вәлихәйдәр мулла Мәрҗани белән гел элемтәдә яши. 1880 елда Мәрҗани үзе дә Мулла Иленә килеп чыга, мәчеткә кереп, үзенең кадерле кулъязмаларын, саклар өчен, ышанычлы дусты Вәлихәйдәр хәзрәткә тапшырып китә.

1901 елда Вәлихәйдәр хәзрәт үзенең сөекле шәкерте 16 яшьлек Галиәкбәров Гыйззәтулланы Казан укытучылар мәктәбенә илтеп урнаштыра. Гыйззәтулла биредә, фәннәрне тирәнтен үзләштерү белән бергә, XX йөз башындагы яңарыш хәрәкәтенә җаны-тәне белән кушылып, җәмәгать эшләрендә кайнап яши. Сабакташы - булачак күренекле җәмәгать эшлеклесе, публицист Шакир Мөхәммәдьяров (1883-1967) белән гомерлек дус булып китә. Менә шушы шәхес соңыннан аны Габдулла Тукай белән таныштыра. Бу болай була. Мәктәпне тәмамлагач, Шакир Казанда кала. «Болгар» кунакханәсендә яшәп, шунда урнашкан «Әльислах» газетасы редакциясендә эшли. Казанга Тукай килеп, ул да монда тора башлагач, Шакир белән шагыйрь, бер-берсенең бүлмәләренә керешеп, дусларча яши башлыйлар. Галиәкбәров исә, Мулла Иленә кайтып, мәчет каршында гына торган үз йортында яңача укыта торган рус-татар мәктәбе ача, тиз арада бөтен өяздә оста һәм кыю педагог булып таныла. Казандагы хәйрия җәмгыятенең бихисап эшләрен башкара, йөзләрчә ярлыларга ярдәм оештыра. Казанга бер килүендә Шакир аны Габдулла Тукай белән таныштыра. Бу - Тукайның, бар дөньясын онытып, мәктәпләр өчен дәреслек төзеп яткан чагы була. Тукай Гыйззәтулланы бер хәзинә итеп кабул итә. Әлеге кыю, талантлы педагог белән рәхәтләнеп уртак тел таба. Мәктәптә әдәби уку дәресләре өчен әзерләнгән хрестоматиясенә карата аңардан киңәшләр сорый.
Көннәрдән беркөнне, 1910 елның җәендә, Гыйззәтулла Тукайны Мулла Иленә кунакка, дөресрәге, педагогик эшчәнлеген күрсәтергә алып кайта.

Равил хәзрәт Сәйфетдинов,
Мулла Иле авылы имам-хатыйбы

Язманың тулырак вариантын газетаның 60нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев