Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тукай кем дә, Бәчек кайда – бәйләнешне кем тоя? (фоторепортаж)

Әллә Бәчек халкының бу бәйләнеш турында дөньяга белгертәсе килмәгәнме? Әллә Тукайны кечкенәдән белгән кешенең нәкъ алар авылында яшәгәнлеген сер итеп саклаудан тәм тапканнармы? Ничек булса да булган, соңгы берничә елны санамаганда, бу турыда, шул тирәдә яшәүчеләрдән кала, бик сирәк кеше белгәндер.

Бу серне бөтен дөньяга «тишү» өчен Апушның 130 еллык юбилеена әзерлекне көтәргә туры килгәндер дә, Клара Филиппова дигән тынгысыз җанның «Тукай күпере» программасы кысаларында бу турыда сөрән салуы кирәк булгандыр. Шулайдыр...

Бәчек авылы башында җанлылык. Чөнки хөрмәтле кунакларны бит кызармаслык итеп каршылыйсы, планлаштырылган чараны җиренә җиткереп башкарып чыгасы бар. Милли киемнәргә төренгән, кулларына ипи-тоз тоткан кызлар әзер; матур күлмәкләрен, ак яулыкларын, чиккән түбәтәйләрен кигән авыл халкы биредә. Әлеге әзерлеккә Бәчекнең активист егете Хәйдәр Сибгатуллин тагын бер кат күз йөртеп чыкты. Менә борылышта көтелгән машиналар да күренде. Мәртәбәле кунаклар - Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты һәм мәдәният, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Рәзил Вәлиев, Татарстан Парламенты хәбәрчесе, «Ватаным Татарстан» газетасының әйдәп баручы, танылган журналисты Риман Гыйлемханов, Халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты, «Мәдәни җомга» газетасы редакторы Вахит Имамов, Яшел Үзән муниципаль район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, Габделхәмит хәзрәт, Арча муниципаль районы иҗат төркеме, уңган хатын Гөлнара Сибгатуллина пешергән икмәк-тоздан авыз иттеләр һәм әлеге төркем авыл зиратына юл тотты...

Гөлнара ВӘЛИЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 44нче саныннан укый аласыз.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев