Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ту-154 очкычы һәлакәте урынында төп эзләү эшләре тәмам

Шуңа җәлеп ителгән кораблар диңгез акваториясеннән китеп барган.

Кара диңгездә, Россия Оборона министрлыгының Ту-154 очкычы һәлакәткә юлыккан урында, эзләү эшләренең актив фазасы тәмамланган, дип хәбәр итә ТАСС Россия Оборона министрлыгына сылтама белән.

Һәлакәткә очраган очкычның барлык элементлары да диңгез төбеннән чыгарылганга, төп эзләү эшләре төгәлләнгән. Эзләү эшләренә җәлеп ителгән кораблар төркеме Кара диңгез акваториясе зонасыннан китеп барган.

Искәртеп үтәбез: 25 декабрь иртәсендә Сочидан Сүриягә юл алганннан соң Кара диңгезгә килеп төшкән очкычта 84 пассажир һәм экипаждан 8 кеше булуы билгеле. Сүриягә баручыларның күпчелеге Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле коллективында катнашучылар булган. Шулай ук Беренче канал, НТВ һәм «Звезда» - барлыгы өч федераль каналның 9 журналисты, доктор Лиза буларак танылган Елизавета Глинка һәм Россия Оборона министрлыгының Мәдәният департаменты башлыгы Антон Губанков та әлеге очкычта сәфәр чыккан булган.

http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/29/132332/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X