Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төш вакытында фотоконкурс тәмамлана

Фотоконкурсны сәгать 12дә туктатабыз.

Хөрмәтле газета укучылар, газетаның сайтын игътибар белән карап баручылар! Ниһаять, "Тәрәз төбем" дип аталган фотоконкурсыбызга фотолар кабул итүне туктаттык. Бик матур фотолар җибәрүегез, конкурста катнашуыгыз өчен ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.Фотолардагы гөлләр шулкадәр матур ки, моны интернеттан гөлләр үстерү һәм сату белән шөгыльләнгән сайтлардан алмадылар микән дигән уй да килә. Әмма Яшел Үзән халкы шулкадәр тырыш һәм сайтка керүчеләребез шулкадәр ихлас, мондый адымга баручылар юктыр, дип уйлыйбыз. Ирексездән бу искиткеч гөлләрне үстерүче ханым-туташларның үзләрен дә бик күрәсе килә. Хәзер ник гөл белән бергә төшкән фотоларны гына ала башламадык микән, дип үкенеп тә куябыз. Хәер, конкурста катнашучыларның күбесен беләбез дә инде. Бакырчыда яшәүче Рәшидә Закированың йорты, мәсәлән, капка төбеннән үк бегонияләр белән тулы һәм җөй буе шау чәчәктә утырып, бөтен урамга ямь биреп торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев