Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәртип бозулар өчен - яңа штрафлар

Балаларны автотранспортта утыртып йөрүчеләр өчен яңа штрафлар булдыру идеясен Россия дәүләтенең закон проектлары белән шөгыльләнүче комиссиясе яклап чыкты.

Биредә сүз Госавтоинспекциясенең баш авыртуына әверелгән автобуслар турында бара. Эш шунда, бер яктан - юл хәрәкәте иминлеге закончалыгында яшь пассажирларны йөртү кагыйдәләре аңлаешлы итеп язылган; икенче яктан - әлеге кагыйдәләрне бозучыларга каршы кулланырлык чаралар юк. Ягъни, пассажирлары җиңел һәм уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган юл-транспорт һәлакәте ясаучыга штраф формасындагы гомуми җәза бар. Бу очракта автобус йөртүче генә җавап тота, ә бу маршрутны оештыручы судан коры чыга.

Транспорт министрлыгы тәкъдиме буенча дәүләт комиссиясе әлеге бушлыкны тулыландырырга тырыша. Закон проектында җаваплылыкны дифференцияләү (бүлү, аеру) күрсәтеләчәк.

Мәсәлән, балалар утырткан килеш төнлә йөргән өчен (ә бу вакытта аэропортка яисә поездга гына барырга рөхсәт ителә) автобус йөртүчегә 5 мең штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр ирегеннән мәхрүм итү; урындагы кешеләргә 50 мең штраф, ә юридик затларга - 200 мең сум штраф билгеләү күздә тотыла.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр әлеге КоАП 12.23 статьясы (шуңа үзгәрешләр кертелә дә инде) буенча җаваплылык автотранспорт йөртүчегә генә кагылып, ул 3 мең штраф түләргә тиеш иде. Аның эш, заказ бирүчеләре һәм башка моңа бәйләнеше булган затлар җәзасыз кала бирде.

Моннан тыш, КоАП 12.23 маддәсенең 4 һәм 6 бүлекләренә бәйле эшләрне тикшерергә Ространснадзорны вәкаләтле итү тәкъдиме белән чыктылар. Әлегә кадәр бу компетенция ЮХИДИ хезмәткәрләренеке генә иде. Шул рәвешле, хакимият, балаларның транспортта имин хәрәкәтен булдырырга тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев