Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төркиядә Россия илчесе үтерелде

Төркиядә Рәсәй илчесен үтерү яки Андрей Карловны үтерү - 2016 елның 19 декаберендә кичке сәгать 19:30 Әнкарада Заманча сәнгать галереясында "Рәсәй төрекләр күзлегеннән" дип аталган күргәзмә ачылышында Рәсәйнең Төркиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Андрей Геннадий улы Карловка атып һөҗүм итү, алынган җәрәхәтләрдән илче хастаханәдә үлә.

Төркиянең мәгълүмат чаралары буенча үтерүче Әнкара полициясенең 22 яшьлек хезмәткәре Мәүлүт Мерт Алтынташ (Mevlüt Mert Altıntaş) булды. Егет полициянең махсус бүлегендә, каршылык чараларындагы халыкны куып тарату бүлегендә эшләгән. Полиция аны үзен атып үтерде

Үтерүче атканда: "Аллаһу әкбәр. Бу Хәлеб өчен үч. Бу Сүрия өчен үч. Сез безнең җирләрдә кылганнарыгыз өчен җавап тотарсыз. Без иминсез булганда, сез дә иминсез булырсыз. Китегез аннан. Мин моннан үлми китмәм",- дип кычкырган.

Матбугат чаралары үтерүне төшерде һәм Пәрәвездә таратты.

Үтерү Рәсәй, Төркия, Иран тышкы эшләр министрлары Сүрия буенча сөйләшүләре алдыннан булды, кайбер юрамаларга караганда әлеге очрашуны бозуга юнәлгән.

Тикшерүне Төркия һәм Рәсәй махсус хезмәтләре алап баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев