Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төрки халыкларның Халыкара “Нәүрүз” фестивале спектакльләренең тәрбияви әһәмияте зур

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында "Нәүрүз" халыкара фестиваль форумы зур уңыш белән бара. Аның пленар утырышында ТӨРКСОЙ халыкара оешмасының генераль секретаре Дюсен Касеинов сәламләү сүзендә , ә аны театр әһелләренә Әзербайҗанның ТӨРКСОЙдагы вәкиле Эльчин Гафарлы җиткерде, әлеге фестивальнең халыклар дуслыгын ныгытуда, дөнья халыкларының рухи бердәмлеген тәрбияләүдә никадәр мөһим...

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында "Нәүрүз" халыкара фестиваль форумы зур уңыш белән бара.

Аның пленар утырышында ТӨРКСОЙ халыкара оешмасының генераль секретаре Дюсен Касеинов сәламләү сүзендә , ә аны театр әһелләренә Әзербайҗанның ТӨРКСОЙдагы вәкиле Эльчин Гафарлы җиткерде, әлеге фестивальнең халыклар дуслыгын ныгытуда, дөнья халыкларының рухи бердәмлеген тәрбияләүдә никадәр мөһим роль уйнавы турында бик матур итеп әйтелгән иде.

Фестиваль кысаларында биш секция эшли: "Актерлык осталыгы һәм режиссура", "Режиссура теориясе, сценография һәм музыкаль театр"," Бүгенге заман драма театры, менеджмент, пиар һәм кануннар", "Курчак театры сәнгате", "Театр тәнкыйте".

"Нәүрүз"нең берничә спектаклен тамашачылар инде карый алды. П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театрының Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган "Хыялдагы зәңгәр диңгез ярым" спектаклен тамашачы үз итте. Спектакльнең режиссеры Андрей Борисов һәр фестивальдә актив катнаша.

Кичә фестиваль кунаклары Фәрит Бикчәнтәев куйган "Банкрот" спектаклен карады. Г. Камалның бу спектаклен караган саен карыйсы килә. Кем куелышында булса да! Әмма бу юлы режиссер аны заманчалаштырып эшләгән. Монда, миңа калса, цивилизациянең кеше рухи байлыгына никадәр җимергеч көч белән тәэсир итүенең бөтен аянычы күрсәтелгән.

Фестиваль 8 июньгә кадәр бара.

"Нәүрүз" спектакльләрен карамый калмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев