Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәрбия балалар бакчасыннан башлана

2011 елда Бишнә мәктәбен башлангыч мәктәп итеп калдыр­гач, бик нык борчылган идек. 80 елдан артык тарихы булган мәктәп иде бит югыйсә...Мәктәп ябылуга авылдашларыбыз да каршы булды. Район җитәкчеләре ул вакытта авылга балалар бакчасы кирәклеген аңладылар, ачырга ышандырдылар һәм сүзләрендә тордылар. 2012 елның мартында бөтен таләпләргә туры килгән, 35 урынлы якты,...

2011 елда Бишнә мәктәбен башлангыч мәктәп итеп калдыр­гач, бик нык борчылган идек. 80 елдан артык тарихы булган мәктәп иде бит югыйсә...Мәктәп ябылуга авылдашларыбыз да каршы булды. Район җитәкчеләре ул вакытта авылга балалар бакчасы кирәклеген аңладылар, ачырга ышандырдылар һәм сүзләрендә тордылар. 2012 елның мартында бөтен таләпләргә туры килгән, 35 урынлы якты, матур балалар бакчасы ачылды. Ике ел дәвамында башлангыч сыйныф укытучылары һәм тәрбиячеләр кулга-кул тотынып, ярдәмләшеп эшләде. Дөрестән дә, авылда 12 ел балалар бакчасы булмау үз-үзен нык сиздерде. Бүгенге көндә бакчада тәрбия һәм белем бирүгә зур игътибар бирелә.
2011 елдан башлангыч сыйныф укучылары яңа федераль дәүләт укыту стандартларына күчсәләр, 2014 елның 1 сентябреннән балалар бакчасын да бу яңалык көтә. Педагоглар белән киңәшләштек тә, үзебездә: «Мәктәпкәчә тәрбия һәм башлангыч сыйныфларда яңа федераль дәүләт укыту стандартлары кысасында балада һәрьяклап гармонияле үсешнең дәвамчанлыгы», - дигән семинар үткәрдек.
Район мәгариф бүлеге методистлары безгә үзләренең киңәшләрен бирде. К(П)ФУның география һәм экология бүлеге җитәкчесе, ТРның атказанган укытучысы, педагогия фәннәре докторы, профессор И.Гайсин, педагогия фәннәре докторы, профессор Ә.Хуҗиәхмәтов, Биектау районы Мәмдәл урта мәктәбе директоры, доцент, педагогия фәннәре кандидаты, РАЕ профессоры Ф.Газизова безгә шулай ук ярдәм иттеләр. Шушы темага семинар уздырганчы ук җыентык бастырыр өчен материал тупладык. Казан, Әгерҗе, Биек­тау, Арча, Яшел Үзән шәһәре һәм районы мәктәпләре, балалар бакчалары педагоглары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинарга кадәр шул материаллар нигезендә җыентык бастырдык.
Семинар көнне мәктәбебез ишекләре килгән кунакларга ачык иде. Югарыда әйтеп кителгән кунакларыбыз үзләре дә килде. Ә без үзебезнең чиратта аларга укыту-тәрбия чараларыбызны күрсәттек. Югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Г.Гарифуллина азкомплектлы сыйныфларда рус теле һәм рус әдәбияты дәресләре күрсәтте. Балалар бакчасының кечкенәләр группасында «Кыргый хайваннар» темасы буенча сөйләм телен үстерү эшчәнлеген тәрбияче Р.Cабирова югары дәрәҗәдә әзерләгән иде. Бакчада мәктәпкәчә әзерлек группасы эшчәнлеген тәрбияче Р.Гыйззәтуллина математика һәм аппликация дәресләрендә күрсәтте. Соңыннан югары квалификацияле башлангыч сыйныф укытучысы Т.Идиатова һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре «Кәләпүшем-калфагым» исемле милли-музыкаль чара белән Сәнгать елын ачып җибәрделәр. Килгән кунакларыбыз семинарның темага туры килгәненә инандылар. Түгәрәк өстәл янында сөйләшү, фәнни-практик семинарны анализлау озак дәвам итте. Килгән кунаклар мәктәп-бакчада укыту-тәрбия эшен дәвам итәргә бөтен җиһазлар булуын һәм компьютер технологияләрен кулланылуын күрделәр. Класстан тыш чарада аерым балаларны җыеп катнаштыру түгел, ә һәрберсенең актив катнашуын азсызыклады.
Семинарда авылыбызның җирле үзидарә башлыгы Илгиз Фәтхуллин да катнашты. Авыл уртасындагы белем учагының гөрләп яшәве авылыбызның горурлыгы ул.
Зөлфия Сабирова,
Бишнә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X