Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Транспорт министры Максим Соколов Татарстанда юл төзелешенең сыйфатын югары бәяләде

30 август - Республика көнендә Яшел Үзәндә тимер юл переезды аша яңа күпер ачылды.

Бу транспорт бөкеләреннән иза чигүчеләр, озак көтеп торудан икътисади югалтулары зур булган Яшел Үзән предприятиеләре өчен зур шатлык.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең транспорт министры Максим Соколов Яшел Үзәндә тимер юл өстеннән үтә торган яңа күперне ачуда катнаштылар һәм Балык Бистәсе районында Кама елгасы аркылы салынучы күпернең икенче өлеше төзелешенә старт бирделәр.
- Безнең бүген икеләтә бәйрәм - Республика көне һәм бу юл кичүен ачу. Яшел Үзән өчен бу көтеп алынган объект. Чөнки, тимер юл кичүе, көненә уртача 11 сәгать ябык булганлыктан, шәһәрнең бер ягыннан икенче ягына узу кыенлыклар тудыра иде. Хәзер бу мәсьәлә хәл ителде. Горький тимер юлының бездәге филиалына һәм эшләрен сыйфатлы итеп башкарган төзүчеләргә аеруча рәхмәт белдерәсем килә, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Республикабызның төрле программаларын тормышка ашыру кысаларында соңгы биш елда региональ әһәмияткә ия булган 1,5 мең километр автомобиль юллары төзелгән, илледән артык күпер, 2 мең километр автотрасса төзекләндерелгән һәм республикабызның шәһәр һәм авылларында, йөзләгән гаилә фермаларына керү юллары яраклы торышка китерелгән.
- Республикада юл төзелеше югары темпларда бара. Татарстан - юлларның сыйфаты буенча Россия Федерациясендә лидерлар исәбендә. Бу эш - республикада яшәү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән Татарстан җитәкчелеге политикасының мөһим өлешен тәшкил итә. Бүген көн яңгырлы булса да (ә яңгыр - яхшыга, диләр), сезне бәйрәм белән котлыйсым килә. Бу юл аша кичү, Яшел Үзән халкы өчен, Республика көненә чын бүләк. Ул - кәефне төшерүче бөкеләрдән коткара һәм иң мөһиме - тимер юл аша имин чыгуны тәэмин итә. Бу шәһәр экологиясенә дә уңай йогынты ясый һәм биредә эшләүче предприятиеләрнең эксплуатациягә сарыф ителүче акчаларын да янга калдыра, - дип, ассызыклады Максим Соколов.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев