Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Трамвай чит ил машинасын "сыткан" (фото)

Япониядә чыккан җиңел чит ил машинасы тимер өеменә әйләнгән.

Казандагы юл-транспорт һәлакәте узган төндә булган: трамвай белән җиңел машина бәрелешкән. Беренчел фаразлар буенча, Datsun автомобиле йөртүчесе идарәне югалткан һәм аның машинасы трамвай юлына килеп кергән. Машина йөртүче тимер юлдан машинадан чыгару турында уйланган арада машинага югары тизлектә трамвай килеп бәрелгән. Машина йөртүче могҗизалы рәвештә салоннан чыгып өлгергән.

Трамвай өртүче карлы буран аркасында ап-ак кардай машинаны абайламавын аңлаткан. Бәхеткә, берәүнең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән. Ә менә җиңел машина яраксызга әйләнгән.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X