Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин:«Бу мәчет бөтен республикага файда китерүче үзәк булачак»

Әмма андагы төзелеш һәм төзекләндерү эшләрен тәмамлау өчен мәчетнең генә көче җитми, ярдәм итүчеләр кирәк.

Сишәмбедә ТР Диния назараты рәисе, баш мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле визит белән Яшел Үзәндә булды.
Җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Гатауллин белдерүенчә, мәчеттә төп төзелеш эшләре тәмамланган, нигездә төзекләндерү эшләре генә. Мәчет бик матур, заманча. Дәресләр өчен якты бүлмәләр, иркен намаз залларының матурлыгы күзне камаштыра. Әлләни зиннәтлелек, байлык та юк сыман, әмма мәчеткә керүгә сине илаһи бер хис биләп ала, күңелеңне нурга күмә. Мәчет 700 мөселманны сыйдырышлы. Бәйрәмнәрдә бирегә бик күп мөселманнар килә, шуңа күрә мәчет территориясен төзекләндерү көн кадагында. Иң беренче чиратта, проект буенча биредә мәдрәсә, хәләл кибетләр, хуҗалык биналары булырга тиеш.
- Әлбәттә, парковка мәсьә­ләсен дә баштан ук хәл итәргә кирәк. Мин биредә ике функция башкаручы парковкаларны күз алдында тотам. Автомобильләрдән бушаган урыннар балаларга ял итү урыны булып та хезмәт итә ала. Аллаһ йортына халыкны тартуның бер юнәлеше дә бу, - ди район башлыгы Александр Тыгин.
- Монда күргәннәребез сок­ландыра. Бездә 20 мәчет бар, әмма сездәге Җәмигъ мәчете сыман мәчет салу безнең әле планда гына, - ди Питрәч районы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Кучкаров, мондагы масштабларны күреп. Сүз уңаеннан шуны да әйтик: Мансур хәзрәт безнең якташыбыз - Карагуҗа авылы кешесе булып чыкты. Казан, Мәскәү кебек шәһәрләрдә, Мисырда белем алган бу яшь имам, әлбәттә, беренче дини дәресләрне бездә алган - әнисе, дәү әнисе тәрбиясе.

Гүзәл МИНҺАҖЕВА.


Язманың тулырак вариантын газетаның 28нче саныннан укый аласыз.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев