Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Төп пассажир»ны җирләделәр... (фото)

Мисырдан Санкт-Петербургка кайтучы самолет белән һәлакәткә очрап үлгән Громовлар гаиләсен - Татьяна белән Алексей һәм аларның кызлары Даринаны соңгы юлга озаттылар.

Самолетның "төп пассажиры" һәм аның әти-әнисе Синай ярымутравындагы һәлакәттән соң 40 көнгә бер тәүлек кала Пушкино шәһәре зиратына җирләнде. Даринага әле 10 ай гына иде, ә аның әти-әниләренә икесенә дә 27 яшь булган. Самолетта иң кечкенә кеше булганлыктан, Даринаны әнисе "төп пассажир" дип атаган иде. Сабыйның фотосы фаҗиганең символына әйләнде.

26 декабрьдә кызчыкның 1 яшен билгеләп үткән булырлар иде...

Чыганак - интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев