Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Тойота» хатасы – «Лада» фаҗигасе һәм биш корбан

Бәла-каза аяк астында, ди халык. Алдыңны-артыңны карап йөрмәсәң, гомерлек бәлагә таруыңны көт тә тор. Ноябрь үзенең юллардагы бозлавыклары белән истә калыр. Күпме вакыт җәяүлеләр ялтырап торган бозлы юлларда үрмәләп диярлек йөрде, ашыкканнары таеп егылды, кайсыберләре имгәнде.

Автомобиль юллары да искәрмә булмады. Шактый гына юл фаҗигаләре теркәлде. Әмма соңгысы барыбызны да нык тетрәндерде.Бу очракта бозның гаебе булмаса да.
25 ноябрьдә Яшел Үзән районы юлында берьюлы 5 кешенең үлеменә китергән фаҗига чыгарган «Тойота» автомобилен йөртүче 35 яшьлек иргә җинаять эше кузгатылган. Тик менә бер гаепсезгә тыныч тормышта һәлак булучыларны гына кире кайтару мөмкин түгел. Алар юл корбаннары исемлегенә мәңгегә кертелгән. Юллар хәзер сугыш вакытын хәтерләтә. Җир йөзендә ел саен 260 меңнән артык кешенең гомере юлда өзелә, димәк ел саен бер шәһәр юкка чыга дигән сүз.
Саксыз бер адым һәм машина өемнәре, өзелгән кеше гомерләре. Бик кызганыч бу очракта да машина йөртүче аз гына түземлек күрсәтеп, алдыннан бара торган йөк автомобилен әйләнеп узмаса, мондый һәлакәт чыкмаган булыр иде. Язмышмы соң бу, әллә чит ил машинасында «сыптырумы»?!
Бу авария Сафоново авылы янындагы трассада була. Җомга көнне кичке сигезләр тирәсендә «Тойота Ленд Крузер» белән Марий Эл Республикасыннан 14нче модельдәге «Лада» маңгайга маңгай бәрелешә.
14нче модель автомобиль мизгел эчендә тимер-томыр өеменә әйләнә.
Фаразлауларга караганда, бәла «Тойота» обгон ясаудан чыккан.
«Лада» автомобилендә биш кеше - Марий Эл Республикасында яшәүче 24,27,30,38 һәм 52 яшьлек ир-атларның эштән кайтып килгән вакыты була. Дүртесе фаҗига урынында ук һәлак була, бишенчесен коткаручылар изелеп беткән автомобильдән чыгарып медикларга тапшырса да, гомерен саклап калып булмый, ул приемный покойда ук җан бирә.
Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендә яшәүчеләр - «Тойота» йөртүчене һәм пассажирны авыр җәрәхәтләрдән иминлек мендәрләре саклап кала. Фаҗига чыгаручының үзенең аяк табанына зыян килеп, аңа амбулатор дәвалану гына билгеләнә. Ә 36 яшьлек йөкле пассажир хатынның баш мие селкенә һәм туарга өлгермәгән баласын югалта.
ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ мәгъ­лүматларына караганда, «Тойота» йөртүчегә карата «Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткәндә ике һәм аннан артык кеше үлеменә китергәне өчен» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аның тугыз елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүе бар.
Авариядән соң фаҗига чыгаручы медицина тикшеренүе узудан баш тарткан. Сәбәбе аңлашыла: исерек булган. Аны полиция хезмәткәрләре шул көнне үк тоткарлаган.
Бер кеше ялгышлыгы һәм күпме кайгы-хәсрәт. Күпме яшь кеше гомере. Машинага айнык килеш утырып та таманга туры килгән заманда нинди акылсызлык кылынган. Шуңа күрә бу фаҗига рульгә утырып чыккан һәркем өчен сабак булсын иде. Юлда ясалган хаталарны төзәтү ай-һай авыр!
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев