Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төнге юлда һәлакәт: никахка баручы кияү егете үлгән

Коточкыч һәлакәт 9 октябрь кичендә Башкортостанның Дәүләкән шәһәреннән ерак түгел урында булган.

Вакыйганың шаһитлары әйтүенчә, "Лада Гранта" автомобиле алда барган машинаны узарга чыга һәм югары тизлектә йөк ташучы "Газель"гә бәрелгән. Узып баручы башка машиналардагы кешеләр тизрәк ярдәмгә ашыккан, ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан.

Кызганычка каршы, яшьләр утырган җиңел машинадагы ике егетне коткара алмыйлар. Тагын бер егет белән ике кызны авыр хәлдә хастаханәгә озаталар.


Әлеге һәлакәт турында социаль челтәрләр аша да актив рәвештә фикер алыштылар. Аңлашылганча, вафат булучыларның берсе - Миәкә районында яшәүче Азат исемле егетнең никахка барышы булган. 10 октябрьдә сөйгәне белән кавышасы урында, бер көн узгач егетне соңгы юлга озатканнар.

Интер.тат.ру сайтыннан

Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев