Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәмәке генә гаеплеме?

31 гыйнварда шәһәрнең Хаҗиев урамындагы йорт фатирында чыккан янгында бер кешенең гомере өзелә. Янгын иртәнге җиделәрдә чыга. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә 5 катлы кирпеч йортның беренче катындагы фатир яну сәбәпле, подъездга төтен тула, тын алырлык булмый. Фатирның металл ишеге эчтән бикле булгач, янгын сүндерүчеләр фатирга тәрәзәдән кереп, ишекне ача, утны...

31 гыйнварда шәһәрнең Хаҗиев урамындагы йорт фатирында чыккан янгында бер кешенең гомере өзелә.

Янгын иртәнге җиделәрдә чыга. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә 5 катлы кирпеч йортның беренче катындагы фатир яну сәбәпле, подъездга төтен тула, тын алырлык булмый. Фатирның металл ишеге эчтән бикле булгач, янгын сүндерүчеләр фатирга тәрәзәдән кереп, ишекне ача, утны сүндерә башлый. Төрле төзелеш-көнкүреш әйберләре белән тулган бу фатирда беркайда да эшләмәгән 50 яшьлек ир мәете табыла. Янгынның да шушы ирнең саксыз тәмәке тартуыннан чыкканлыгы ачыклана. Шундый саксызлык нәтиҗәсендә фатирның эченә, анда булган әйберләргә зур зыян килә, ә янгын корбаны турында әйтеп тә торасы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250