Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тикшеренергәме, әллә юкмы?

Яшел Үзән сәламәтлек саклау учреждениеләрендә диспансеризация бара. Бу мөһим чараның нәтиҗәсе кешеләрнең теләгенә турыдан-туры бәйле. Еш кына безнең күбебез: "Белмәвең хәерлерәк", - дигән принцип буенча яши. Бигрәк тә 40-50 яшьлек ир-атлар авызыннан моны ишетү бик гаҗәпләндерә. Нәкъ шушы яшьтәге ир-атларда инфаркт һәм инсульт авырулары булырга мөмкин. Ә бит йөрәк-кан тамырлары,...

Яшел Үзән сәламәтлек саклау учреждениеләрендә диспансеризация бара.

Бу мөһим чараның нәтиҗәсе кешеләрнең теләгенә турыдан-туры бәйле. Еш кына безнең күбебез: "Белмәвең хәерлерәк", - дигән принцип буенча яши. Бигрәк тә 40-50 яшьлек ир-атлар авызыннан моны ишетү бик гаҗәпләндерә. Нәкъ шушы яшьтәге ир-атларда инфаркт һәм инсульт авырулары булырга мөмкин. Ә бит йөрәк-кан тамырлары, онкология, шикәр диабеты патологияләрен иртә срокларда ачыклау кеше гомерен озайтырга мөмкинлек бирә.

РФ законына ярашлы рәвештә эш бирүчеләр хезмәткәрләренең сәламәтлеге турында кайгыртырга һәм медицина тикшеренүләре узучыларга каршылык күрсәтмәскә, киресенчә, шартлар тудырырга тиеш. Сәламәт хезмәткәрдән файда күбрәк булачак.

Диспансерлаштыру узган кешегә сәламәтлек паспорты бирелә. Анда медицина тикшеренүләре нәтиҗәләре, киңәшләр языла. 3 елдан соң планлы тикшеренүләр узган вакытта бу нәтиҗәләрне чагыштырып карау мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев