Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әти гүргә кергәнгә 35 ел узды, ә безнең кайгыбыз кимеми

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә әтиебез Бөек Ватан сугышы ветераны Сәлимулла Сибгатуллин турында язарга алынганда җылы хатирәләрне искә алудан башка әллә нәрсәләр язып та булмас иде.

Чөнки Җиңүнең 35 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә бу дөнья белән хушлашты ул. Исән чагында авылыбызда Җиңү көненә карата уздырыла торган чараларга зурлап чакыралар иде. Үзебездән шактый ерак урнашкан клубка җыелалар иде барлык ветераннар. Медальләрен тагып, урам буйлап горур гына атлап китә иде әтием. Барыбызга да зур бәйрәм була иде ул көн. Әти сугыш турында, үзенең кичерешләре турында сөйләргә бик яратмый иде, бәлки, сөйләргә ярамагандыр да. Исән-сау җиңеп кайтулары мөһимрәк бит. Шулай да дүрт мәртәбә яраланып, госпитальдә дәваланып чыкканын искә ала иде. Ике кул башындагы яраларны күрсәткәндә, берсе, бигрәк зур җөй калдырган - пуля үтәли чыкканын тотып: «Хәзер авыртмыймы соң?» - дип сорагач, әтием бик тә сагышлана, һәм, торып чыгып китеп, йөреп керә иде. Аннан, туган авылыннан аерылып, фронтта сугыш кырында чагында туганнарын бик сагынып: «Ичмасам бер генә күрергә насыйп булырмы икән!» - дип өзгәләнеп яшәвен яшерми иде.

Әтиебез Бәчектән армия сафларында хезмәт итәргә 1939 елда чыгып китә. Аннан кайтып та тормыйча, туп-туры фронтка - Курск ягына җибәрәләр. 1944 елда каты яралангач, авылга кайтып килергә насыйп була. Сугыш беткәч тә, 1946 елга кадәр яшь солдатларны өйрәтергә калдыралар. Әтинең туганнары 5 малай һәм 2 кыз булган. Ир туганнарының берсе Шәрифулла исемле абыйсы сугыштан кайтмый, хәбәрсез югала. Ул бик зур гәүдәле баһадир егет була. Шәйхулла исемле абыйсы да сугыштан соң озак яшәми. Ә калган өчесе - Гайфулла, Хәбибулла һәм әтием Сәлимулла бердәм булып, гел очрашып, очрашкан саен гәп­ләшеп, алдагы көннәргә планнар корып яшәделәр. Хәтта җырлашып та утыралар иде. Бигрәк тә Гайфулла абый җырларга да, гармунда уйнарга да ярата иде. Шулай җырлашып сагышларны басканнар, тормышларын җиңеләйткәннәр, өметләрен яңартканнар, күрәсең. Күңелдә иң уелып кереп калган җырларның берсе шушы җыр.
Син дә җырла, матур егет,
Син дә җырла, матур кыз.
Матур булсын, матур булсын,
Матур булсын бу тормыш.

Җәмилә Рәхмәтуллина.
Бәчек

Язманың тулырак вариантын газетаның 28нче саныннан укый аласыз.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев