Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәгәрмәчле күчмә мәчет барлыкка килде

Күчмә мәчетне Татарстан галимнәре оештырган. "Мобиль мәчет"не тәкъдим итү Казанның ИТ-паркында узарга тиеш. Шуннан аны Мәскәүгә озаталар.

Күчмә мәчетне бер сүз белән генә әйткәндә, автобус дияргә дә була. Аның эчендә тәһарәт алу өчен аерым бүлмә, намаз уку өчен зур булмаган залы бар. Тагылма арбасында кофе кайнату аппараты һәм фастфуд-кафе булачак. Шулар ярдәмендә күчмә мәчет үз чыгымнарын капларга тиеш, дип фаразланыла. Чөнки мәчет хезмәтеннән файдалану бушка булачак икән.

Мәчетне чакырту онлайн режимда эшли дә башлаган инде. Моның өчен мәчетнең махсус сайты булдырылган.

Мәчеттә видеокүзәтү җайланмасы да урнаштырылган.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев