Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүге мәртәбә

Яңа елга аяк басуыбызга инде бер айга якын вакыт узып барса да, бәйрәмдә алган тәэсирләр әле бүген дә хәтердә. Балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре Мирныйда яшәүчеләр өчен тәүге мәртәбә чыршы бәйрәме оештырып, балаларга да, өлкәннәргә дә әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык зур шатлык бүләк итте. Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә балалар...

Яңа елга аяк басуыбызга инде бер айга якын вакыт узып барса да, бәйрәмдә алган тәэсирләр әле бүген дә хәтердә.

Балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре Мирныйда яшәүчеләр өчен тәүге мәртәбә чыршы бәйрәме оештырып, балаларга да, өлкәннәргә дә әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык зур шатлык бүләк итте. Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә балалар янына кунакка татар һәм рус әкиятләре геройлары килгән иде. Тамашаның төп аермалыгы шунда: анда теләге булган һәркем катнаша ала иде һәм катнашты да. Актерлар тамашачылар белән бергә уйнады: җырлады, көлде, биеде. Соңыннан балалар әти-әниләре белән бергә мультфильмнар карады, кошлар һәм җәнлекләр карачкысын тамаша кылды. Каникул көннәрендә сәнгать мәктәбендәге чыршы бәйрәменә 200гә якын кеше килде.
Марина Шестерикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250