Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Теракт Ту-154 очкычы фаҗигасенең төп сәбәбе буларак каралмый

Ту-154 самолетының Кара диңгез өстендәге һәлакәтенә машинаның техник халәте яки идарә иткәндә ясалган ялгышлык сәбәп булырга мөмкин, дип фаразлый фаҗигане тикшерү буенча хөкүмәт комиссиясе җитәкчесе, Россиянең транспорт министры Максим Соколов.

Минтранс җитәкчесенең сүзләренә караганда, һава судносы егылуга сәбәп буларак, теракт төп версия буларак каралмый. "Әмма аңласагыз иде, моны бары тик тикшерүләр һәм оборона министрлыгының махсус техник комиссиясе билгеләячәк", - дип, чиновникның сүзләрен җиткерә ТАСС.

Катастрофа районында баручы эзләү һәм коткару эшләре ахыргача дәвам итәчәк, дип ассызыклады Соколов. Биредә Оборона министрлыгы, ФСБ, Росавиация һәм Росморречфлот көчләре хезмәт куя, ди РИА Новости.

Хәзерге вакытта һәлак булучыларның 11 гәүдәсе табылган. Минтранс, лайнерның ватык өлешләре Абхазия акваториясендә дә булырга мөмкин, дип фаразлый. Абхазиялеләр үз якларыннан ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерде.

Ту-154Б-2 самолеты катнашындагы авиакатастрофада 92 кеше: 84 пассажир һәм 8 экипаж әгъзасы һәлак булды. Очкыч бортында, җитәкчесе Валерий Хәлилов булган Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле артислары, Беренче, "Звезда", НТВ телеканааллары журналистлары, хәрби хезмәткәрләр һәм "Справедливая помощь" фонды директоры Елизавета Глинка (Доктор Лиза буларак танылган), оборона министрлыгының мәдәният департаменты башлыгы Антон Губанков булган.

Самолет радарлардан 25 декабрьдә 05:27 сәгатьтә, Сочидан күтәрелеп киткәннән соң югала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев