Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Техосмотр узмаган машинаны йөртү тыела

Хәзер техник чараларга дәүләт техосмотры уздырыла башлады.

Боларга тракторлар һәм прицеплар, экскаватор, погрузчик, грейдер, скрепер, катоклар, кар көрәү машиналары, квадроцикллар һәм башка үзйөрешле техника керә. Яшел Үзән районы һәм шәһәрендә барлыгы шундый 1500 берәмлек техника теркәлгән.

- Техниканы тикшерүне без график буенча алып барабыз, - дип сөйли бу уңайдан дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе, Яшел Үзән муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Мансур Мөхәммәтҗанов. - Гыйнвар-февральдә кар машиналары һәм квадроцикллар, 11 марттан 16 апрельгә кадәр агросәнәгать комплексы предприятиеләре, 22 апрельдән июньгә кадәр сәнәгать предприятиеләре уза.

Иң беренчеләрдән булып «Кызыл Шәрык»-Агро», «Күгәй», «Майский» предприятиеләре техникасы тикшерелде.

Алар быел барлык техниканы, 2014 ел белән чагыштырганда, әйбәтрәк әзерләгәннәр. Бигрәк тә «Майский»ның әзерлеген уңай яктан билгеләргә кирәк. Башкаларында вак-төяк җитешсезлекләр табылып, аларны төзәтүгә ике атна вакыт бирелде.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 23нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев