Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Техникаңны тикшерт

Машиналарның төзеклеге һәм эшкә яраклылыгы дәүләт тарафыннан ел да тикшерелеп торыла. Агро-сәнәгать комплексында ул 1 февральдән 30 июньгә кадәр, башка тармакларда 1 февральдән 31 августка кадәр үткәрелә. Техосмотр район башкарма комитеты раслаган график буенча үткәрелә. Инспекция бүлеге тикшереләсе оешмага 20 көн алдан хәбәр итә. Техникасы булган физик затлар тикшерү вакытын...

Машиналарның төзеклеге һәм эшкә яраклылыгы дәүләт тарафыннан ел да тикшерелеп торыла. Агро-сәнәгать комплексында ул 1 февральдән 30 июньгә кадәр, башка тармакларда 1 февральдән 31 августка кадәр үткәрелә.
Техосмотр район башкарма комитеты раслаган график буенча үткәрелә. Инспекция бүлеге тикшереләсе оешмага 20 көн алдан хәбәр итә. Техникасы булган физик затлар тикшерү вакытын һәм урынын инспекциягә килеп килештерә ала. Кабул итү вакыты: сишәмбе һәм җомга көннәре, 8-12 сәгатьтә. Элемтә өчен телефон 5-77-88.
Техосмотрда тикшерелә:
- Машинаның маркасы, дәүләт теркәү номеры һәм агрегатларның номерлары паспорттагы белән тәңгәл килүе;
- Трактористның таныклыгы;
- Машинаның тормозы, сигнал утларының дөрес януы, рульнең дөрес эшләве һ.б.
- Медицина аптечкасы, ут сүндергече һәм авария тукталышы билгесенең барлыгы;
- Прибор белән двигательдән чыккан төтен.
Аучы-балыкчылар куллана торган снегоходларны да дәүләт инспекциясендә тиешенчә теркәргә һәм тикшерү үткәрергә кирәк. Тракторист-машинист таныклыгы 10 елга бирелә, әгәр вакыт узса, инспекциягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта түбәндәге документлар таләп ителә: паспорт, иске таныклык, белем алу турындагы диплом, 3х4 размерындагы ике фотография, тиешле формадагы медицина белешмәсе һәм ГИБДД белешмәсе.
Техосмотрны үз вакытында узарга кирәк. Тикшерү үтмәгән яисә теркәлмәгән техникада эшләү тыела. Бу кагыйдәне бозган кеше җаваплылыкка тартыла.
Мансур Мөхәммәтҗанов,
дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X