Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Түбән Урысбагада татар-башкорт көрәше

1 февральдә Түбән Урысбага мәктәбе спорт залында шушы авылда туып үскән көрәш батыры Әгъзам Хәялиев истәлегенә татар-башкорт милли көрәш бәйгесе булды. Яшел Үзән, Казан, шәһәреннән килгән, районыбызның Татар Танае, Мамадыш-Әкил, Карагуҗа, Осиново Түбән Урысбаганың яшь көрәшчеләре, күрше Апас районыннан килгән, шулай ук көрәш секциясендә шөгыльләнүче яшьләр - барлыгы 76 спортчы...

1 февральдә Түбән Урысбага мәктәбе спорт залында шушы авылда туып үскән көрәш батыры Әгъзам Хәялиев истәлегенә татар-башкорт милли көрәш бәйгесе булды. Яшел Үзән, Казан, шәһәреннән килгән, районыбызның Татар Танае, Мамадыш-Әкил, Карагуҗа, Осиново Түбән Урысбаганың яшь көрәшчеләре, күрше Апас районыннан килгән, шулай ук көрәш секциясендә шөгыльләнүче яшьләр - барлыгы 76 спортчы - ярышларның яхшы оештырылуын билгеләп үтте. Ярышның төп спонсоры "Каздорстрой" ширкәте (генераль директоры Равил Гарипов) куйган бүләкләр дә бик саллы иде. Әгъзам Хәялиевнең кызы Сания "Әтием кебек татар көрәшенә тугры булып кал, тормышта нинди генә көрәшләр булмасын, барысында да өстен калырга насыйп булсын!" дигән теләген җиткереп, яшь абсолют батырга телевизор бүләк итте.

Тулырак язма газетабызның 7 февраль санында дөнья күрәчәк.

Ильяс Салихҗан фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X