Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татастанның иң өлкән кешесенә - 109 яшь

Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин Татарстанның иң өлкән кешесе - 109 яшен тутырган Кадерниса Шәфигуллинаны тәбрикләде.

Икенче гасырының беренче дистәсен түгәрәкләп килүче әби-карчыкка чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырылды, ихлас теләкләр җиткерелде.

Кадерниса әбинең күңеле күтәренке әле. Озын гомерле булуын ул хезмәт яратуы белән бәйләп аңлата икән. Зәй районындагы бер авылда дөньяга килгән ул, иртә яшьтә ятим калу аркасында балачагы балалар йортында узган. Шуннан аны Сарман районыннан бер гаилә кызлыкка ала.

Кияүгә чыккач ире белән Свердловск өлкәсенә күченә алар. Ләкин гаилә бәхете озын гомерлы булмый - фин сугышында катнашкан тормыш иптәше хәбәрсез югала. Бөек Ватан сугышы башлангач, Кадерниса әби балалары белән авылга кайтып урнаша.

Кадерниса Шәфигуллина - тыл һәм хезмәт ветеран. Ике баласы - улы һәм кызы, 4 оныгы, 6 оныкчыгы бар.

Сүз уңаеннан: Әлмәт районында 100 яшен тутырган 12 кеше гомер кичерә икән. Аларның унысы - әби-карчык, ә икесе - бабайлар.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X