Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның бер районында янгын чыгып, 4 кеше һәлак булган

23 мартка каршы төндә Арча районының Курса разъездында йортларның берсе тулысынча янып беткән.

Янгынны сүндергән урында 4 мәет табылган: хуҗабикә, аның ял итәргә кайткан 2 оныгы - 2003, 2008 елгы кыз балалар һәм хуҗабикә белән кушылган ир кеше (әлеге ир белән хатын, тормыш иптәшләре үлгәч, бергә яшәгән). Шушы ирнең 8 нче сыйныфта укучы улы бар, аны апасы үзләренә, бабаңны карап торырсың, дип дәшеп алган булганлык белән исән калган. Әмма ул үзе, мин өйдә кунган булсам, аларны коткарып кала идем, дип елый икән.
Алдан фаразлаулар буенча, янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан. Шул ук көнне иртән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаил Мотыйгуллин җитәкчелегендә комиссия кайтып төшкән. Тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев