Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның 250дән артык кешесен талпан тешләгән

Казанда язгы сезон башлангач 78 кеше, талпан тешләү сәбәпле, табибларга мөрәҗәгать иткән.

Татарстанда, 8 май мәгълүматларына караганда, 262 кеше, талпан тешләү сәбәпле, табибларга мөрәҗәгать иткән, алар арасында - 69 бала, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе.

Казанда талпан тешләүдән 78 зыян күргән, Әлмәт районында - 36, Чаллыда - 28, Түбән Камада- 21, Лениногорскида - 17, Актанышта - 12, Алабугада - 11, Зәйдә - 9, Нурлат районында - 8, Әгерҗедә - 7, Менделеевскида - 5, Яшел Үзән һәм Сабада - 4, Алекссевскида - 3, Югары Ослан, Биектау, Арча һәм Буада 2шәр, Тукай, Мөслим, Спас, Баулы, Ютазы һәм Лаешта 1шәр кеше.

Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев