Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанга быел хаҗ сәфәренә 1,5 мең кешелек квота бирелгән

Быел изге хаҗ сәфәренә Татарстаннан 1,5 мең кеше бара ала. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә Федерация Советында үткәрелгән 2015 елгы хаҗ сезонына әзерлеккә багышланган киңәшмәдән соң хәбәр итте.

Анда катнашучылар виза алу, хаҗиларның авиаочышын оештыру, хаҗ бәясен түләү механизмнары һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышты. Киңәшмәдә быелдан башлап хаҗга бары тик электрон чиплы яңа төрдәге чит ил паспорты белән генә барып булачагы турында да хәбәр ителде.

Быел Россия күләмендә хаҗга бару өчен барлыгы 16,4 мең кешелек квота каралган. Былтыр да квота күләме шул санда булган. Хаҗиларның Согуд Гарәбстанына килүе 16 августтан башлана, туган илләренә алар 12 ноябрьдә әйләнеп кайтыр дип көтелә.
Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X