Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда яшен сугудан реклама агентлыгы директоры вафат булган

Яшен вакытында 1987 елгы ир-ат туганнары белән чабылган печәнне яңгырдан капларга йөгереп чыккан була.

Кичә кич, Татарстанда гарасат котырган вакытта "Барс-Медиа" реклама агентлыгы директоры вазифасын ике еллап башкаручы, 28 яшьлек Фәнил Сафиуллинны яшен сугып үтергән.

Гадәттән тыш хәл, алдан хәбәр ителгәнчә, Әтнәдә түгел - Арча районында булган. Якынча 20:30 сәгатьтә Ташкичү авылында көчле яңгыр ява. Ир-ат гаиләсе белән печәнне капларга йөгереп чыга. Шул вакытта ир-атны яшен суга да инде.

Туганнары аны тиз арада Әтнә районы үзәк хастаханәсенә алып китә. Кызганычка каршы, Фәнил Сафиуллин юлда аңына килә алмыйча җан бирә.

Фәнил Сафиуллинның ике кечкенә баласы калган. Мәрхүмне соңгы юлга бүген озаталар. Гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X