Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда өстәмә яллар бетерелде

"Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталар турында"гы канунга үзгәрешләр кертелде.

Төгәлрәк әйткәндә, әлеге канунның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы документ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланды. Документта "ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә" дигән сүзләр хәзер канунда "ял көннәренә өстәмә ял көннәре бирелми" дигән сүзләр белән алмаштырылган.

Шулай итеп, республикада эш көннәре күбрәк булачак. Үзгәрешләр бәйрәм көн ялларга туры килгән очракта, аны башка көнгә күчерүне кире кага. Рәсми төстә дөнья күргәннән соң гамәлгә керәчәк канунның нәтиҗәсен инде ноябрьдә үк сизәчәкбез. Чөнки 6 ноябрь - ТР Конституциясе көне якшәмбегә туры килә. Әлеге үзгәрешләр Татарстанда кабул ителгән бәйрәмнәргә генә кагыла. Алар - 30 августтагы Республика көне, 6 ноябрьдәге ТР Конституция көне, Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәре.

Чыганак - Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X