Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда СОVID-19 үлемгә китергән ике очрак расланды

1950 елгы хатын-кыз 5 июльдә РКБның вакытлы йогышлы госпиталенә авыр хәлдә китерелә. CОVID-19 инфекциясенә шик белән хастаханәгә озатыла, ул ике яклы полисегмент ялкынсынуы һәм хроник авырулар белән катлаулана.

8 июльдә хәле кинәт начарлана, йөрәк эшчәнлеге туктала. Тулы күләмдә барган реанимация чаралары да ярдәм итә алмый.

1961 елгы Татарстан Республикасында яшәүче Әлмәт үзәк хастаханәсе базасына ике яклы интерстициаль пневмония белән провизор госпитальгә китерелгән. Шул ук көнне барлык кирәкле тикшеренүләр узганнан соң, РКОД Әлмәт филиалы базасында вакытлы инфекция госпиталенә расланган маршрут нигезендә хастаханәгә озатыла. 6 июльдә сулыш алу җитешсезлеге билгеләре арту сәбәпле, үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырылган. Пациентның хәле начарлана, полиорганик җитешсезлек арта. 11 июльдә үлә.

Һәр очракта үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә ачыкланган.
Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев