Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда үсмерләр яшьтәшен үтереп, урманда күмеп калдырган

Полиция хезмәткәрләре биш ел элек кылынган җинаятьнең очына чыккан.

Сүз, 2010 елда Әлмәт районында юкка чыккан 17 яшьлек егет турында бара. Тикшерү органнары берничә фараз буенча эш алып барса да, ахыр чиктә берсе - үтерү турындагысы гына дөреслеккә туры килгән.

Быел хокук сагындагылар Березовка бистәсе егетенең юкка чыгуында аның ике танышының катнашы барлыгын ачыклый. Тикшерү эше барышында 22 һәм 23 яшьлек егетләр тоткарлана. Алар урманда әлеге үсмерне күмеп калдырган урынны күрсәтә.

Тикшерү фаразлары буенча, биш ел элек шикләнелүче әлеге егетләр танышларын урманга алдап алып килә, берсе пычак белән башына чәнчи, аннары буып үтереп, гәүдәсен чокырга күмеп куялар.

Әйтүләренчә, озак вакыт алар әлеге үсмер тарафыннан кимсетелеп яшәгәннәр. Шул сәбәпле аны үтерергә карар кылганнар. Җинаять 2010 елның июлендә кылына. Тикшерү эше дәвам итә.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев