Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда полиция хезмәткәре тормыш иптәшен үтерүдә шикләнелә

Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә.

Агымдагы елның 23 нче февраль төнендә Яр Чаллы шәһәрендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлек башлыгының 36 яшьлек урынбасары, фатирында туган низаг барышында "Сайга" карабиныннан 33 яшьлек тормыш иптәшенә ата. Күкрәк читлегенең сул як өлеше яраланган хатын-кыз урында ук җан бирә.

Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәре РФ Җинаять-процессуаль кодексның 91 нче маддәсе тәртибендә кулга алынган. Якын арада тикшерү аны сак астына алу турындагы үтенеч белән судка мөрәҗәгать итәчәк.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе. "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X