Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда мәктәпкә җыенучы 8500 бала ярдәмгә мохтаҗ

Татарстанда быел беренче сыйныфка укырга керергә җыенучы 39 900 баланың 8 500ләбе материаль яктан ярдәмгә мохтаҗ.

Балаларга беренче чиратта укучы букчасы, кәнсә товарлары, мәктәп һәм спорт формалары кирәк. Аларга ярдәм итү максатыннан һәр теләгән кеше "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә кушыла ала.
Җиде ел эчендә, 2007-2014 елларда, хәйрия акциясе кысаларында 160,8 миллион сум акча җыеп булган, 142 300 укучыга ярдәм күрсәтелгән. Узган ел гына да 52,3 миллион акча җыелган, аның 3,8 миллионы мәктәп формасы сатып алуга тотылган.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев