Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда “Үлем сатучыларны хәбәр ит!” Бөтенроссия акциясенең икенче этабы старт алды

17 ноябрьдән алып 28 ноябрьгә кадәр наркоконтрольнең барлык бүлекчәләрендә тагын "кайнар линия" телефоннары эшли башлый. Әлеге телефоннар аша Татарстанда яшәүчеләр наркополицейскиларга мөрәҗәгать итеп шалтырата ала. -Акция барышында әлеге телефоннарга наркотикларның законсыз әйләнешенә, наркотиклар куллануга һәм наркотиклар кабул итә торган притоннар тотуга бәйле сораулар бирергә була, - дип аңлата бу уңайдан...

17 ноябрьдән алып 28 ноябрьгә кадәр наркоконтрольнең барлык бүлекчәләрендә тагын "кайнар линия" телефоннары эшли башлый. Әлеге телефоннар аша Татарстанда яшәүчеләр наркополицейскиларга мөрәҗәгать итеп шалтырата ала.
-Акция барышында әлеге телефоннарга наркотикларның законсыз әйләнешенә, наркотиклар куллануга һәм наркотиклар кабул итә торган притоннар тотуга бәйле сораулар бирергә була, - дип аңлата бу уңайдан Яшел Үзән наркоконтроль инспекциясе инспекторы Светлана Крылова. -Яшел Үзән районара наркоконтроль бүлеге телефонын исегезгә төшерәбез: 8-(84371) 5-55-00. Татарстан наркоконтроль идарәсенең "ышаныч телефоны" да тәүлек буе эшли: 8-(843) 274-30-30 һәм 273-43-45.
Бу телефоннар аша гражданнар ФСКН хезмәткәрләренә аноним рәвештә файдалы мәгълүмат бирә, наркотикларның законсыз әйләнеше фактлары турында хәбәр итә, наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү буенча консультация ала алалар.
Беркемгә дә сер түгел, наркоконтроль һәм гади гражданнарның бердәм тырышлыгы белән генә наркоагрессияне җиңеп була. Еш кына катлаулы очракларда кешеләр кемгә мөрәҗәгать итәргә белми аптырый. Хәбәрләрне Идарә сайтында да калдырырга була, аның адресы: http://ufskn.tatar.ru http://admin-zasv.ru/wp-content/uploads/2014/03/eyJpbWFnZSI6InVwbG9hZFwvZm90b1wvdGVsLmpwZyIsIndpZHRoIjo2NDAsImhlaWdodCI6LTEsIm1ldGhvZCI6IjAifQ.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев