Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда һәлакәт: күпер аша чыкканда йөк машинасы Нократ елгасы төбенә киткән

Авыр йөк машинасы - фураның күпердән мәтәлеп төшүе турындагы хәбәрнең дөреслеген Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да раслаган. Зыян күрүчеләр хакында төгәл мәгълүмат юк. Эзләү эше бара.

Һәлакәт Мамадыш районында, М-7 трассасының 937 нче чакрымындагы күпердә булган. Беренчел фаразлар буенча, су астына"Скания" йөк машинасы киткән булырга тиеш. Гадәттән тыш хәлләр бүлегенә хәбәр кичке сәгать 5тән соң керә. Һәлакәт юлның бозлы булуы аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Йөк машинасы суга 30 метр биеклектән мәтәлеп төшкән һәм ярдан 400 метр ераклыкта баткан. Ул урында су тирәнлеге 4 метр диелә. Баткан урыны билгеле, йөк машинасы күренеп тора. Тәгәрмәчләренең бер өлеше су өстенә чыгып калган, диелә.

Коткаручылар эшли, һәлакәт урынына водолазлар да чакыртылган. Беренчел фаразлар буенча йөртүче үзе генә булган һәм аның машинасыннан чыга алмый калу ихтималы зур.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев