Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда исерек үсмер иптәшенә ут төрткән

15 яшьлек үсмергә карата Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан, "аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү фаразлары буенча, 5 апрельдә Казанның Химиклар урамындагы бер йортның фатирында 8 нче сыйныф укучысы, исерек хәлдә, 16 яшьлек танышына ачыкланмаган янучан матдә сибә һәм ут төртә. Шуның аркасында үсмер егетнең башы, йөзе, муен, күкрәк, корсагы һәм аркасы пешә. Тулаем пешү тәннең 25 % өлешен тәшкил иткән. Хәзерге вакытта ул республика клиник хастаханәсендә дәвалана.

Тикшерү-ачыклау эше дәвам итә.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев