Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда өч кеше, боз астына төшеп китеп, һәлак булды

Татарстанда өч кеше боз астына китеп һәлак булды. Алар арасында 13 яшьлек малай бар, дип хәбәр итә МЧСның матбугат хезмәте. Гадәттән тыш хәл турында хәбәрне тиешле хезмәтләр 10 мартта 8 сәгать 20 минутта ала. Фаҗигане күрүче Мелкен авылы янында УАЗ машинасының Ык елгасына төшеп китүе турында хәбәр итә. Машанада бишәү...

Татарстанда өч кеше боз астына китеп һәлак булды. Алар арасында 13 яшьлек малай бар, дип хәбәр итә МЧСның матбугат хезмәте.

Гадәттән тыш хәл турында хәбәрне тиешле хезмәтләр 10 мартта 8 сәгать 20 минутта ала.

Фаҗигане күрүче Мелкен авылы янында УАЗ машинасының Ык елгасына төшеп китүе турында хәбәр итә. Машанада бишәү була, шуларның икесе мөстәкыйль рәвештә бозлы судан чыга ала. Фаҗига урынында булучы аларн авылга алып кайта, аннары алар дәваханәгә җибәрелә.

11 сәгать 55 минутта водолазлар машина кабинасыннан чыга алмыйча һәлак булучылар гәүдәләрен судан чыгара. Машина 8 метр тирәнлектә була.

Фаҗига булган урында 18 коткаручы, 7 техника эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев