Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда бердәм тавыш бирү көне быелның 13 сентябрендә уза

Бу көнне республика халкы Татарстан Президентын һәм республика муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлаячак, дип хәбәр итә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.


Татарстан Президенты вазифасына кандидатларны бары тик сәяси партияләр генә күрсәтә ала. Теркәлү өчен кандидат республика муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларының 5 процентының ризалыгын алырга тиеш. Президент вазифасына кандидатның сайлау фонды 60 миллион сумнан да артмавы шарт.

Муниципаль сайлаулар 900дән артык авыл һәм шәһәр җирлегендә, шулай ук ике шәһәр округында (Казан һәм Чаллы) узачак. Алда торган сайлауларда 7 меңнән артык депутат мандаты алыштырылырга тиеш.

13 сентябрьдә Россия Федерациясенең тагын 10 субъектында югары вазифаи затларны сайлау күздә тотыла, дип хәбәр итә intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев