Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда балаларга пособие арта

Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә 2017 елдан бала пособиесе күләме арта.

«Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм турында»гы ТР Законы нигезендә, җан башына керемнәре Татарстандагы яшәү минимумыннан ким булган гаиләдә 16 яшькәчә балага пособие түләнә.

Киләсе елдан ул түбәндәгечә арта:

- пособие күләме 2016 елдагы 281 сумнан 2017 елда 295 сумга кадәр;

- ялгызы бала тәрбияләүче анага пособие күләме 2016 елдагы 745 сумнан 2017 елда 782 сумга кадәр;

- ата-анасы алимент түләүдән тайпылган балага, шулай ук әтисе армия хезмәтендә яки хәрби оешмада укуда булган балага 2016 елдагы 421 сумнан 2017 елда 442 сумга кадәр.

www.almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев