Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда һава торышы бозыла — җил-давыл вакытында юлга чыкмавың хәерле

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының кискен үзгәрүе, җил-давыл чыгуы турында кисәтүле хәбәр таратты.


Актив көньяк циклоны Россиянең Европа өлешенә керүе белән бәйле рәвештә, Татарстан территориясендә 2 һәм 3 февральдә һава шартлары бозыла. Кар, бозлы яңгыр явуы, буран һәм юлларда бозлавык булу ихтималы зур. Көньяктан секундына 16-21 метр тизлектә җил исәчәк. 2 февральдә иртән-көндез һәм 3 февральдә төнлә урыны белән җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитә.

Юлларда кар көртләре, кар "ботка"сы, бозлавык саклана. Күз күреме 500 метрдан да кими төшә.

2 февральдә һава температурасы төнлә 4-9 градус салкын, көндез 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак. 3 февральдә төнлә һәм көндез дә 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы һава саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев