Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан тавыклары ярты елга 595 миллион данә йомырка салган

Татарстан сәнәгать кошчылыгы буенча Россиядәге иң эре төбәкләрнең берсе. Республика Идел буе федераль округында кошлар саны буенча беренче урында тора, дип җиткерә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тавыклар саны елдан-ел арта бара һәм бүген 13 миллион баштан артыкка җиткән.

2015 елның беренче яртыеллыгында республиканың кошчылык хуҗалыклары 96 мең тонна кош ите җитештергән. Бу - узган елның шушы чорына караганда 9 %ка артыграк. Агымдагы елның 6 аенда 595 миллион данә, ягъни 18 %ка артыграк йомырка җитештерелгән, дип хәбәр итә интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X