Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасында яшәүче картасыннан да уңайлысы юк (ВИДЕО)

Яшел Үзәндә яшәүчеләрнең күпчелеге белә - ТРда яшәүче картасын алу өчен әлләни вакыт кирәкми, 10-15 минутта ясап бирәләр. Кулыгызда - карта. Социаль яклау өлкәсендә картаны түбәндәгечә кулланып була.

Мәгълүмати хезмәтләр:
- балалар бакчасына йөргән өчен түләүгә кайтарылган компенсациянең күчүен тикшерү;
- ТКХ түләләренә субсидия-ташлама күчүен тикшерү;
- бирелгән гаризаларның статусын карау;
Түбәндәге хезмәтләргә гариза бирү:
- пенсионерларга юлда йөргән өчен айлык акчалата түләү;
- балалар бакчасына йөргән өчен түләүгә өстәмә компенсация;
- балага айлык пособия;
- өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә 18 яшькә кадәр транспортта йөргән өчен субсидия;
- 18 яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк булган балаларга 6 яшькә кадәр дарулар алу өчен субсидия;
- инвалидларга коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташлама.
Проект хакында барлык өстәмә мәгълүматны card.tatarstan.ru сайтында алырга, шулай ук тәүлек буе эшли торган 8-800-234-1500 бушлай федераль номеры аша да шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев