Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татарстан Республикасы АПКсының иң яхшы белгече» III республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы АПКсының иң яхшы белгече» III республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Чараны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов ачты. Ул үз чыгышында Россиягә каршы Көнбатыш илләр тарафыннан кертелгән санкция шартларында Татарстан Республикасының азык-төлек иминлеге мәсьәләләренә кагылды. Аның әйтүенчә, куйган максатларга бары тик муниципаль районнар башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыкларының, АПК предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш белгечләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән тыгыз элемтәдә торып эшләгәндә генә ирешеп була.

Яшел Үзән районы авыл хуҗалыгында эшләүчеләр дә әлеге конкурста теләп катнашты. Җиңүчеләр арасында да безнекеләр - бишәү!

Болар:

"ВЗП Заволжья" ширкәтеннән экономист Айна Гайнуллина

"Племдело Заволжья" ширкәтеннән экономист Людмила Кадрова

"Майский" агрокомбинатыннан автотранспорт паркы начальнигы урынбасары Артем Булюхин

"Тау Иле" авыл хуҗалыгы предприятиесеннән баш ветврач Рөстәм Габидуллин

"Майский" агрокомбинатыннан баш агроном урынбасары Данил Җиһаншин.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X