Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан илкүләм проект буенча 160 автобус, 28 троллейбус һәм 18 трамвай алачак

Киләсе елда Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада хәрәкәтләнү составны яңарту планлаштырыла. Татарстан, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча, 2021 елда 206 берәмлек транспорт алачак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Министр сүзләренә караганда, быел милли проект буенча республика 73 автобус алырга тиеш. Аларның 53е инде сатып алынган, тагын 20не тәэмин итү планлаштырыла. "Киләсе елга план зуррак", - дип ассызыклады ул.

Аерым алганда, 2021 елда илкүләм проект буенча Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада хәрәкәтләнү составны яңарту планлаштырыла. 160 зур автобус, 28 троллейбус һәм 18 трамвай кайтуы көтелә, дип аңлатты спикер.

"Паркны яңарту - шул исәптән куркынычсызлык та. 50 проценттан артык тузган 1830 транспорт чарасы безнең төбәк юллары буйлап йөри. Аларны алыштырырга кирәк. Алмашка яңа буын автобуслары килергә тиеш ", - дип билгеләде Хәнифов.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан «Эчке су транспорты» яңа милли проектында катнашырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X