Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Татарстан хәбәрләре” журналисты Альфред Мөхәммәтрәхимов быел 26нчы уразасында

"Татарстан - Яңа Гасыр" каналында эшләүче хезмәттәшләрем арасында ураза тотучылар аз түгел. Альфред Мөхәммәтрәхимов, Айзат Шәймәрданов, Гөлүсә Исмәгыйлева, Гөлнур Әминова бу фарыз гамәлне бөтен таләпләренә туры китереп башкарырга тырыша.

Аллаһы разый итсен. Журналист һөнәре читтән караганда гына җиңел кебек. Чынлыкта 2-3 минутлык кына материал әзерләү өчен дә көн-төн чабарга туры килә. Урамга чыгып булмаслык кызу көннәрдә Казан эчендә генә кайнамыйсың, репортаж әзерлим дип ерак районнарга чыгып киткән көннәр күп була. Ә менә кайбер хезмәттәшләрем ашаудан, эчүдән тыелып, репортер эшен ураза белән дә катнаштырырга көч таба.
Альфред Мөхәммәтрәхимов халыкка дини темаларга эшләүче журналист буларак таныш. Мәдрәсәдә укыган, югары дини белеме бар. Имам-хатыйб белгечлеге алган. Өстәвенә, хаҗи да әле. Шәхсән үзем Альфред белән бирегә эшкә килгәч таныштым. Аны коллективта киң күңелле, эчкерсез, оптимист, ярдәмчел кеше буларак беләбез. Уразаны "Хәбәрләр"дә Альфред иң озак вакыт тотучы рекордсмен. Быел 26нчы елы!!! Гаиләдә хатыны, улы да ураза тота.

- Беренче тапкыр уразага 90нчы елларда кердем, - дип искә ала Альфред. - Психологик яктан бу эшкә бик үк әзер түгел идем, ахырга кадәр тотып булыр микән дип кайгырдым. Бер ай бик тиз узып китте. Икенче елны инде булыр микән дигән уйлар башка да килмәде. Ураза ул гыйбадәт, Аллаһының әмере. Аны тотканда эчтә шатлык хисе. Шуңадыр, бу изге ай тәмамланганда күңелдә ниндидер бер моңсулык кала...

"Татарстан хәбәрләре"ндә эшләүче Айзат Шәймәрданов беренче тапкыр уразаны мәктәп елларында тоткан. Быел 8нче елы икән инде.

- Ул вакытта ураза кыш көненә туры килә иде, - ди Айзат. - Декабрьдә 9 сәгать ашамый-эчми торуның кыенлыгын әлләни хәтер¬ләмим. Иртә белән мәктәпкә ашап китә идек. Өйгә кайтышка авыз ачар вакыт җиткән була. Дөресен әйткәндә, ул вакытта 19 сәгать буе ураза тотып булачагына ышанмас та идем. Быел ураза вакытында соң ятылса да, йокым туеп уяна. Бу айда миңа һәрдаим гел матур төшләр генә керә. Ни хикмәттер, ике ел рәттән Рамазан ае миңа яңа мәхәббәт бүләк итә. Пәйгамбәребез әйткәнчә, ураза - ул мәдрәсә. Бу айда үземдә чын-чынлап яңару сизәм. Аерым режим белән яши башлыйсың, яңа максатлар куясың, күбрәк китап укыйсың. Хәтта ашау шулхәтле күп вакытны ала икән... Бер сүз белән әйткәндә, ураза ул миңа киләсе 11 айда яшәр өчен Аллаһтан бирелгән әзерлек мәктәбе булып тора.

Ураза тотучы иң элек психологик яктан әзер булырга тиеш. Бу айда рациональ тукланырга кирәк. Мин авыз ачканда күбрәк су эчәм. Аннан 20-30 минут вакыт үткәч кенә капкалый башлыйм. Бары тиз эшкәртелә торган ризыклар - яшелчәләр, җиләк-җимеш белән тукланам. Ә сәхәр вакытында озак эшкәртелә торган ризыклар: ботка, җимеш, чикләвек, кайвакыт бераз тавык ите ашыйм. Үземне яхшы хис итәм. Хәтта ураза тоткан килеш 2-3 көнгә бер фитнеска барып, 1 сәгать спорт белән шөгыльләнәм. Рамазан аен урында аунап үткәрергә ярамый, киресенчә, үзеңдә запас көч табып, гел хәрәкәтләнергә, яңа максатлар куярга кирәк...

"Канун. Парламент. Җәм¬гыять" тапшыруының редакторы һәм алып баручысы Гөлнур Хәбибуллина уразаны кечкенәдән тоткаласа да, ай буе тоташтан 8нче ел уразада икән.

- Уразаны бөтен гаиләбез белән тотабыз, - ди Гөлнур. - Ирем, каенанам, әти-әнием. Ифтарлар нигездә гаилә белән уза.
Быел Рамазан аеның беренче көннәрендә һава температурасы түбәнәйде, шуңа да уразага кереп китү кыен булмады. Бүген нык кыздыра. Алай да түзәрлек. Артык эссе диеп зарланмас идем, машинада һәм эштә кондиционер булганда, артык сизелми. Көн буе су эчмичә йөрү дә кыен түгел. Сәхәр һәм ифтарда күбрәк су эчәргә тырышам, организмның суга булган ихтыяҗын шулай канәгатьләндерәм. Бер ияләшкәч авыр түгел. Гадәти режим белән яшим. Ураза дип ниндидер махсус режимга күчмәдем. Мөмкинлек булганда көндез 15-20 минут ятып ял итәргә тырышам, әмма эштә анысы бик тәтеми.

Дин юлындагы кеше буларак, ураза ул минем өчен Аллаһы Тәгалә кушканны үтәү, аның рәхмәтенә ирешүнең бер мөмкинлеге. Бу айда чистарынасың, начар уйлардан тыелып торасың...

"Татарстан хәбәрләре"нең күршесендә иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакциясе. Аның хезмәткәрләре, дини тапшырулар эшләүчеләр Ләйсирә Фазлыева һәм Рифат Йосыпов та беренче көннән үк уразада.

- Ураза - рухи чистарыну, - ди Рифат Йосыпов. - Тәнне чистарту түгел. Дөрес аңлагыз. Ураза тотучы иң элек күз, колак һәм телен сакларга тиеш. Тел дигәндә гайбәт сөйләмәүне күздә тотам. Күз - ярамаганны карамаска, колак - ишетмәскә тиеш. Мин дингә соңрак килдем, 40 яшьтә. Быел 10нчы уразам. Гаиләдә улым да ураза тота. Әти-әни быел кермәде. Яшьләре олы. Болай әни ел саен уразада иде. Кызу, эссе дисәләр дә, быел авырлыгын сизмим. Аллаһы Тәгалә үзе көч бирә. Ышанасызмы, ураза тоткан көннәрдә рәхәтлек, җиңеллек сизәм, гүя очып йөрим...

Марсель ӘСКӘРОВ.

Акчарлак

Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X