Фаҗига ике эшче канализация торбаларын төзекләндергән вакытта була. Көчле аммиак исе аркасында 50 яшьлек ир-ат аңын югалта һәм тирес чокырына егылып төшә. Хезмәттәше аны коткарырга маташып карый һәм үзе дә чокырга егыла.
Шунда гына булган ферма эшчеләре аларга ярдәм итеп карарга тырышса да, өлгерә алмый кала. Слесарьларның берсе урында ук вафат була. Ә икенчесе хастаханәгә озатыла. Хәзер ул реанимация бүлегендә.
Фаҗига уңаеннан тикшерү бара.
Нет комментариев